«Актай» район ватерполо командасы бу көннәрдә Новосибирскида су полосы буенча Россия беренчелегендә чыгыш ясый. Балалар республика данын яклыйлар. «Ләйсән» йөзү бассейнында Александр Георгадзе җитәкләгән малайлар командасы Россия беренчелегенең өченче турына үтте. Биредә алар илнең иң көчле командалары белән көч сынаша.
21 гыйнварда "Актай" составында Себер округының иң яхшы уенчылары чыгыш ясаган Новосибирск өлкәсе җыелма командасы белән очрашты. Киеренке көрәштә безнең ватерполочылар хуҗалар командасыннан өстенлеген исбатлады һәм зур уңышка иреште.
Ә бүген безнекеләр Красноярск командасы белән уйнадылар һәм зур аерма белән җиңү яуладылар – 14:4.
Безнең район командасын турнир фавориты дип атыйлар инде. Спортчыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.