Апак авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Гражданнар җыенында район Башлыгы А.Ф. Никошин, район башлыгы урынбасары Р. А. Билалов, район оешмалары һәм хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Җыен 2019 елда башкарылган эшләр турындагы хисаптан башланды. Бу хакта Апак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әбҗәббәрова Илһамия Хасибулла кызы хәбәр итте. Ул башкарылган эшләр һәм киләсе елдагы планнар турында сөйләде.

Соңыннан район хезмәтләре җитәкчеләре авыл халкының сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International