25 гыйнвар көнне Базарлы Матак авылы буасында боз өстендә балык тоту буенча ярыш үткәрелә.

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

25 гыйнвар көнне Базарлы Матак авылы буасында боз өстендә балык тоту буенча ярыш үткәрелә.

Шулай итеп, киләсе шимбәдә 10.00 сәгатьтә һәвәскәр балыкчылар ярышы башланачак. Оештыручылар катнашучыларның иртәнге 9га буа янында җыелуларын сорыйлар.

Ачык ярышларда теләгән һәркем катнаша ала.

Һәрвакыттагыча, беренче балыкны, иң зур балыкны тоткан балыкчылар призлар белән бүләкләнәчәк. Иң яшь һәм иң тәҗрибәле балыкчылар да истәлекле бүләкләргә лаек булачак. Ярышларда катнашучылар теләсә нинди җайланманы куллана ала. Балык тотканда алар арасындагы ара 5 метрдан да ким булмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International