Иске Матак урта мәктәбе укучылары Злата Ермолаева (7 сыйныф) һәм Алия Хисмәтова (8 сыйныф), Базарлы Матак урта мәктәбеннән Камил Мәхмүтов физика фәненнән фән олимпиадаларында җиңү яуладылар.
Базарлы Матак мәктәбе укучылары Камил Мәхмүтов һәм Алсу Мәхмүтова (6 сыйныф) математика буенча бик яхшы белемнәр күрсәттеләр.
Химия фәне буенча олимпиада призерлары Чуаш Кичүе мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Максим Барабанов, Яңа Салман мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Регина Йосыпова һәм Базарлы Матак мәктәбеннән Илүзә Гарипова (11 сыйныф) булды. Ә Базарлы Матак мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Эльвина Алиева рус телле укучылар арасында татар теле буенча олимпиадада җиңүче булды.