Әлки районында "Ел укытучысы " исеменә Базарлы Матак мәктәбе укытучысы лаек булды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Укытучының педагогик стажы 18 елдан артып китә, ул үз эшенең чын остасы. Оксана Петровна - «Иң яхшы укытучы» республика конкурсы җиңүчесе, үз практикасында мәгариф өлкәсендәге барлык яңалыкларны кулланучы педагог. Укытучы үз эшен чын күңелдән ярата, балалар белән уртак тел таба белә, диләр аның турында хезмәттәшләре. Ә бит ул эшли торган 4нче сыйныфта 27 бала. Оксана Петровна төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрергә, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торырга вакыт таба.

Шул ук мәктәпнең математика укытучысы Наталья Ситдыйкова «Педагогик дебют» номинациясендә «Ел укытучысы»муниципаль конкурсы призеры булды. Мәктәптә нибары берничә ел эшләүче яшь педагог үзен хезмәт сөючән, энергияле, инициативалы белгеч итеп күрсәтергә өлгерде. Оксана Буланкина һәм Наталья Ситдыйкова «Ел укытучысы»зона бәйгесендә район данын яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International