Әлки МР "С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына һәм Әлки районы оешуга 90 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Алпар урта мәктәбе педагоглары һәм укучылары алдында «Әлки районы-үткәне һәм бүгенгесе» тематик лекция белән чыгыш ясады, уникаль фотодокументлар тәкъдим итте. Музей хезмәткәрләре җыелучыларны район тарихы, район җитәкчеләре һәм әлкилеләр тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштырдылар. Шулай ук мәктәп укучылары һәм укытучылары «Тарих битләре»дигән фотокүргәзмә белән кызыксынып таныштылар.