Әлки районында яшәүче биш сугыш ветераны Җиңү көне уңаеннан 75 әр мең сум акча алачак

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугышта катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре быел да акчалата бүләк алачак.

Россия Президенты Владимир Путин әлеге бүләкнең суммасын хәбәр итте: Ватан азатлыгы өчен көрәшкән ветераннар 75 мең сум алачак. Җиңү хакына үз-үзләрен аямыйча эшләгән тыл хезмәтчәннәре 50 мең сум акча алачак. Акча адресатларга Пенсия фонды линиясе буенча биреләчәк.

Хәзерге вакытта безнең районда 5 сугыш ветераны, 272 тыл хезмәтчәне яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International