Бүген, 24 гыйнварда, Новосибирскида узган ватерполо буенча Россия беренчелегендә безнең " Актай» командасы Пенза өлкәсе җыелма командасын 13: 7 исәбе белән җиңде
Тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендәге «Актай» яшүсмерләр командасы ватерполо буенча 15 яшькә кадәрге категориядә Россия беренчелегендә катнаша. Новосибирскида су полосы буенча беренчелекнең өченче турына узган сигез иң көчле команда очраша. Безнекеләр, дүрт уеннан өч уенда җиңеп, турнирның лидерлары исемлегенә керде.
Шулай итеп, «Актай» командасының ил беренчелегендә җиңү өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Дүртенче тур 11-16 февральдә Мәскәүдә узачак.
Безнең ватерполочы егетләрнең уңышлары турында кичә ТНВ каналы буенча яңалыклар программасында сөйләделәр. Татарстан Республикасы Әлки районыннан килгән команда турындагы тапшыруны җирле телевидение аша да трансляцияләделәр.
Ә 17 яшькә кадәр ватерполчы кызлар командасы Златоуст шәһәрендә Россия беренчелегендә катнашачак.