Республикада узган ел «Спорт-тормыш нормасы» проекты кысаларында ГТО тапшыру өчен 18 мәйданчык барлыкка килде.
2019 елда Татарстан республикасында ГТО нормаларын тапшыру өчен ике яңа футбол кыры һәм 18 мәйданчык барлыкка килде. Яңа спорт объектларының адреслары-Яр Чаллы һәм Апас районы. Бу «Демография» милли проекты кысаларында «Спорт – тормыш нормасы» программасы буенча эшләнде, дип хәбәр итә «Татар-информ»МА.
Шул ук программа буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы төзелде.
«Демография» милли проекты кысаларында спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктура да булдырыла.
Әлки районында ГТО нормативларын тапшыру өчен өч мәйданчык бар