Бүген, 24 гыйнвар көнне, Базарлы Матак авылының Үзәк паркында пневматик винтовкадан ату буенча районара ярыш булды.
Ярыш ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.
ТР ДОСААФның Әлки МБ регионы оештырган ярышларда Әлки һәм Спас районнары укучылары катнашты.
Иң яхшы нәтиҗәне Спас районыннан Денис Пеньков күрсәтте. Әлкиле Разил Гатауллин аннан күпкә калышмады. Өченче урында - Анастасия Игнатьева (Спас районы).
Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.