Әлки районында сөткә бәяләр тотрыклы

2020 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

Районның кабул итү пунктларында сөтне килограммын 24 һәм 23 сумнан кабул итәләр.

Шәхси эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновның кабул итү пунктында һәр килограмм продукция өчен 24 сум, ә Базарлы Матак пунктында сөтне 23 сумнан кабул итә.

Соңгы вакытта районда көн саен халыктан 20әр тонна сөт җыеп кабул итү пунктларына  озаталар.  Авыл кешеләре белән сатылган продукциягә исәп-хисап ясаганда юл чыгымнары һәм сөт җыючының хезмәт хакы  тотып калына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International