Әлки участогы командасы-«Алексеевскдорстрой " командалары арасында мини-футбол буенча чемпион

2020 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

Базарлы Матак авылындагы «Алинә» УСЗда «Алексеевскдорстрой»ААҖ командалары арасында мини-футбол буенча финал уеннары узды.

Киеренке көрәштә предприятиенең Әлки участогы командасы үзенең өстенлеген исбатлады һәм җиңүче кубогына лаек булды.

Икенче урында-Алексеевск районы футболчылары, өченчедә – «Мостовик»ҖЧҖ командасы. Дүртенче урынны Яңа Чишмә районы командасы алды. Сүз уңаенда, узган ел Яңа Чишмәлеләр турнир чемпионнары булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International