"Иң яхшы әйдаман" бәйгесе

2020 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

Балалар иҗат йортында "Иң яхшы әйдаман"республика конкурсының муниципаль этабы узды. Базарлы Матак урта мәктәбеннән 8А сыйныф укучылары Назарова Диана һәм Гатина Ильвина-4Б һәм 4А сыйныфларының әйдаманнары  катнашты. Конкурс этапларыннан соң Диана "Иң энергияле әйдаман" номинациясендә җиңде, ә Ильвина "Иң яхшы Яшьармияче-2020"номинациясендә 1 урынны яулады.
Афәрин кызлар! Котлыйбыз!!! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International