Марат Җаббаров: Татарстан 2020 елгы язгы кыр кампаниясенә әзерләнә

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министры Марат Җәббаров 2020 елгы язгы кыр кампаниясенә әзерлек турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада чәчү мәйданнары структураның кайбер үзгәрешләре белән узган елгы 2,8 млн.гадәрәҗәсендә сакланачак. Көнбагыш һәм шикәр чөгендере мәйданнары якынча 10% ка кимиячәк. Илдә шикәр җитештерү чикләнгән булу сәбәпле,  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы шикәр чөгендере мәйданнарын ким дигәндә 20% ка киметергә тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләрен башкаруга гына да 25 млрд.сумнан артык, ягъни 1 гектарга 8 мең сум чамасы акча кирәклеген искәртте. Шулардан минераль ашламалар өлеше 8,2 млрд. сум тәшкил итә (70 кг д. в./га исәбеннән), орлыклар — 3,2 млрд. сум, үсемлекләрне саклау чаралары-4,5 млрд. сум, ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр - якынча 7,8 млрд. сум. Чәчү кампаниясе чорында хезмәт хакы күләме — 1,6 млрд. сум, башка чыгымнар - якынча 3 млрд. сум.

Марат Җәббаров төгәлләштерде: игенчелектән беренче акча кергәнче, ә бу август уртасы, якынча 30 млрд. сум әйләнештәге акча кирәк. Аларның шактый өлеше үз акчалары хисабына капланачак. Сөт терлекчелеге алга киткән хуҗалыкларда бүгенге көндә финанс вәзгыяте узган еллардагыга караганда яхшырак.

Бюджет ярдәменә килгәндә, апрель ахырына кадәр хуҗалыкларга 4 млрд. сум җиткерү күздә тотыла. Конкрет  килсәк, бәйләнешсез ярдәм күрсәтүгә 700 млн. сум, сөт терлекчелегендә продуктлылыкны арттыру — 862 млн. сум, 1 кг сөткә чыгымнар өлешен каплауга — 500 млн. сум, техник модернизацияләүгә — 1,0 млрд. сум, минераль ашламаларга — 1,0 млрд. сум каралган.

Кирәкле акчаларның бер өлешен (10 млрд. сумнан артык) заем акчалары хисабына каплау планлаштырыла.

Кредит оешмалары арасында-Россельхозбанк, Ак Барс Банк, Саклык банкы һәм ВТБ банкы. Бер заемчыга лимит 5% ка кадәр процент ставкасы белән 600 млн. сумга кадәр билгеләнгән.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, чәчү кампаниясендәге чыгымнарның өчтән бер өлешен минераль ашламалар бәясе тәшкил итә. Ул чәчүлекләрнең һәр гектарына исәп-хисап ясап, җитди ашлама туплаган районнарны тәкъдим итте. Бу-Тәтеш (48 кг.в./га), Зәй (47), Әтнә (44), Сарман (42), Саба (35 кг. в./га) районнары.

Ашламалар сатып алу буенча җитди проблемалар булган районнар арасында — Кайбыч (5,5 кг.в./га), Питрәч, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Әгерҗе.

Марат Җәббаров шулай ук техниканы 2020 елгы кыр эшләренә әзерләү турында да сөйләде. Чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч һәм культиватор, 680 киң колачлы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк.

Чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы 1 апрельгә кадәр әзер булырга тиеш, дип төгәлләштерде министр.

Республика буенча тракторларның 70% тан артыгы, культиваторларның һәм чәчкечләрнең 75% ы, комбайннарның 35% ы ремонтланган.

4 меңнән артык трактор, шул исәптән 400 чит ил машинасы ремонтланмаган килеш кала.

240 ка якын югары җитештерүчәнлекле чәчү комплексын торгызырга кирәк. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен 4,3 млрд. сум таләп ителә, шул исәптән язгы кыр эшләренә-2,1 млрд. сум.

Запас частьлар 1,1 млрд. сумнан артык сатып алынган, шуларның 865 млн.сумы-язгы кыр эшләренә, ягъни кирәкле сумманың 42% ы .

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен запас частьләр сатып алу өлешендә эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

"2019 ел ахырында техниканы 2020 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона штаблары узды, - диде Марат Җәббаров. - Районнар машина-трактор паркларының ремонт сезонына әзерлеген күрсәттеләр. Декабрь аенда «Ак Барс " МТК базасында инженер конференциясе узды, анда инженер-техник тәэмин итү, МТП ремонтлауга һәм карап тотуга чыгымнарны оптимальләштерү мәсьәләләре каралды. Техниканың булган потенциалы, хезмәтне сыйфатлы әзерләү һәм рациональ оештыру вакытында чәчү кампаниясен оптималь агротехник срокларда үткәрергә мөмкинлек бирәчәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International