Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 26 гыйнварында Әлки муниципаль районы Чуаш Кичүе авылында яшәүче Смышляева Елена Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шушы күркәм юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов килделәр. Елена Ивановнага Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International