Әлки районында-яңа реамобиль

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Район үзәк хастаханәсенә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазландырылган «Форд» автомобиле базасында яңа автомобиль кайтты.

Баш табиб Светлана Одушкина сүзләренә караганда, машина техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазландырылган һәм кискен тормыш шартларында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән. Анда инде хастаханәгә барганда ук беренче ярдәм күрсәтү мөмкин.

Февраль аенда районга тагын бер шундый автомобиль кайтуы көтелә, ди баш табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International