"Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе"ндә отчет җыелышында узган ел нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2020 елга планнар билгеләделәр. Мәгариф учреждениесендә 316 укучы укый һәм 36 педагог эшли. Белем бирү һәм тәрбия процессында максатларга ирешү җәмгыятебезнең мөһим социаль бурычы булып тора.