ТР Әлки муниципаль районы " С. М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре РФдә Хәтер һәм Дан елы кысаларында "Җиңелмәс Ленинград" дигән чара үткәрделәр

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

ТР Әлки муниципаль районы " С. М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре   РФдә Хәтер һәм Дан елы кысаларында, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Җиңелмәс Ленинград" дигән чара үткәрделәр. Музей хезмәткәрләре укучыларны шул авыр көннәрнең вакыйгалары белән таныштырдылар, блокадалы Ленинградны зур җир белән бәйләүче бердәнбер юл турындагы «Тормыш юлы» турында фильм күрсәттеләр. Балалар Шостаковичның 7 нче симфониясеннән өзек тыңладылар, Тани Савичеваның көндәлеге белән таныштылар, һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Күргәзмәдә «Ленинградны саклаган өчен»медале белән бүләкләнгән әлкилеләрнең биографиясе белән танышырга мөмкин иде. Чарага чакырылган Иске Матак мәктәбе укучылары Ленинград блокадасына багышланган шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International