Депутатка беренче булып Базарлы Матактан җиде бала анасы мөрәҗәгать итте. Ул кабул итүгә кулындагы күкрәк баласы белән килгән. Бу гаилә "Яшьләр" программасы буенча йорт төзегән. Ире "Хузангай" ширкәтендә эшли. Күп балалы гаилә яңа торакка газ үткәрү өчен акча туплый алмый.
Айрат Хәйруллин 36 яшьтә җиде бала тапкан әнигә соклануын белдерде. Ул балалар, тормыш шартлары турында сорашты. Депутат бу гаиләгә һичшиксез ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды. Гаилә башлыгы эшләгән "Хузангай" җәмгыяте дә бәлки читтә калмас.
Дәүләт Думасы депутатына еш кына гражданлык алуда ярдәм итүләрен сорыйлар. Бу юлы да 20 яшьлек туганнан туганының яшәү урынын рәсмиләштерүне сорап ханым мөрәҗәгать итте. Бу кыз инде 19 ел районда яши икән. Айрат Хәйруллин бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Базарлы Матакта яшәүче тагын бер хатын-кызны депутатка менә шундый проблема китергән: алар «Кызыл Шәрык» җирендә яңа йорт төзегәннәр һәм хәзер аны рәсмиләштерә алмыйлар икән. Александр Никошин бер урамда җиде йорт хуҗасының да шундый ук хәл булуын билгеләп үтте. Айрат Хәйруллин мондый проблема белән очрашкан барлык әлкилеләрнең дә җир мәсьәләсен уңай хәл итәргә ышандырды.
Түбән Әлки урта мәктәбенең физкультура укытучысы Альберт Сираҗев кабул итүгә депутатка рәхмәт сүзләрен җиткерер өчен килгән.
– Без улыгыз – авыл җирлеге Советы депутаты Гадел Хәйруллинга мәктәп өчен чаңгы сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идек. Чаңгылар җитәрлек күләмдә сатып алынды, балалар рәхәтләнеп шуа, Аделгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде ул.
Яңа Салман авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина «Кызыл Шәрыкъ-Агро» ның авылда яңа су башнясы куюда ярдәменә өметләнә. Моңа депутаттан уңай җавап алынды. Ә Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков депутатка Яңа Чаллы авылы үзәгендәге иске контора бинасы турында мөрәҗәгать итте. Бу бина хуҗалык балансында тора. Авылның йөзен бозмас өчен, аны сүтәргә дигән карарга килгәннәр.
Айрат Хәйруллиннан шулай ук районда яшәүче инвалидларга ярдәм күрсәтүне, авыру улына инвалидлык алу мәсьәләсендә ярдәм күрсәтүне сорадылар. Кайбер сорауларга җентекле өйрәнгәннән соң җаваплар биреләчәк.