Бу көннәрдә «Актай-1» ватерполчылары Златоуст шәһәрендә уза торган Россия беренчелегенең өченче турында чыгыш ясый.
Ярышларда 17 яшькә кадәр спортчылар катнаша. 27 гыйнварда безнең кызлар Томск шәһәре командасын 14:6 исәбе белән җиңде. Ә икенче уенда «Актай-1 " көндәшләренә оттырды.
Бүген, 29 гыйнварда, безнең ватерполочылар «Уралочка»командасы белән очраша.
Март аенда ватерполо буенча Россия беренчелегенең хәлиткеч, соңгы уеннары узачак. Тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендәге "Актай-1" - Татарстан исеменнән беренчелектә чыгыш ясаучы бердәнбер команда. Аның бу турнирда җиңүчеләр исемлегенә эләгү өмете зур.