«Әлки районы-үткәне һәм бүгенгесе» темасына лекция

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Тема буенча тематик лекцияләр циклын дәвам итеп  Әлки МР "С.М. Лисенков исемндәге туган якны өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре 2020 елның 29 гыйнварында ТР Әлки МР  Иске Чаллы төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары алдында тематик лекция белән чыгыш ясадылар. Музей хезмәткәрләре килүчеләрне, 1925 елдан башлап уникаль фото һәм документлардан торган презентация күрсәтеп, мәгариф тарихы, район үсеше, узган гасырның 30 нчы елларында эшләгән җитәкчеләр белән таныштырдылар. Укытучылар һәм мәктәп укучылары «Тарих битләре» фотокүргәзмәсе һәм «Әлки районы»фильмын да кызыксынып карадылар.   Лекция ТАССРның 100 еллыгына һәм Әлки районының 90 еллыгына багышлана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International