Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Розенталь Андрей Николаевич Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең өлкән сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Укучылар “монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе нәрсә белән шөгыльләнә, ул кулланучыларга нәрсә белән файдалы, монополия нәрсә ул?” сорауларына җаваплар ишеттеләр.