Әлки районында гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре башланды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 30 гыйнварда, районда гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре башланды.

Өйрәнүләрдә катнашучылар иртәдән үк телефон элемтәсе буенча тиз арада җыелу турында команда алдылар. Билгеләнгән вакытта барлык хезмәтләр дә урында иде. Алар гражданнар оборонасы җитәкчелегенә тулы әзерлек турында хәбәр иттеләр. Аннан өйрәнүләрдә катнашучы барлык хезмәтләр дә шартлы гадәттән тыш хәл буенча биремнәрне үтәүгә керештеләр.

Өйрәнүләр ике көн дәвам итәчәк. Бу чара гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү максатларында үткәрелә. Дүрт ел элек мондый укуларда район хезмәтләре тиешле әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм барлык бурычларны да "яхшы" бәясенә башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International