"Икенче яртыңны ничек табарга " дигән тематик кичәдә ике дистәгә якын яшь кеше катнашты.
Бу чараны район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яучы» клубы белән берлектә Югары Әлки клубында үткәрделәр. Мондый тематик кичәләр инде берничә ел оештырыла. Аларның максаты-район авылларында яшәүче ялгыз егетләрне һәм кызларны таныштыру, аларга үз парларын табарга, гаилә корырга ярдәм итү. Бу мәсьәлә бөтен республика масштабында кискен проблемага әверелә бара. "Мондый чаралар күпмедер дәрәҗәдә мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда "Кем 30дан соң" кичәләрендә танышкан өч пар никахка керде", - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина. Аның сүзләренә караганда, бу чараларда күбрәк яшьләр катнаша.