Күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләү буенча өстәмә ташламалар каралган.
Ата-ана түләвенең төп өлешен компенсацияләүче ата-аналарга (законлы вәкилләргә), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 гыйнварындагы карары нигезендә, гаиләнең җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган очракта, ата-ана түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация бирелә.
2020 елның 1 гыйнварыннан җан башына уртача яшәү минимумыннан түбән булган 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә ата-ана түләвенең өстәмә компенсация күләме 100 процентка кадәр артуын хәбәр итәбез. Шул ук вакытта күпбалалы ата-аналарга компенсация күләме автомат рәвештә арттырылачак. Яңа күләмнәрдә компенсация билгеләү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.