Авыл клубларында «Халык иҗаты чишмәләре»смотр-конкурсы кысаларында концертлар дәвам итә. Бу үзешчән сәнгать смотры республиканың 100 еллыгына, Бөек җиңүнең 75 еллыгына, районның 90 еллыгына багышланfа. Юхмачы, Борискино, Түбән Әлки, Карата, Иске Салман һәм башка авыл җирлекләре үзешчәннәре үз клубларында һәм якын-тирә авылларда чыгыш ясадылар. Бу атнада район мәдәният йорты сәхнәсендә оешма-учреждениеләр коллективлары концертлары башлана.