Әлки районында гыйнвар аенда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән ун кешегә карата материаллар судка җибәрелде

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның гыйнварында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 10 кешегә карата судка материаллар җибәрелде.

Административ штраф бу хакта карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. ЮХИДИ хезмәткәрләре моны машина йөртүчеләргә даими искәртә. Әмма юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны түләргә ашыкмаган кешеләр дә бар. Мондый хокук бозучыларга карата җәза чаралары каралган. Административ штрафны вакытында түләмәү түләнмәгән штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф салуга яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International