Әлки районы: ГХАТ елына йомгак ясады

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Узган ел ЗАГС бүлегендә 103 бала туу теркәлде. Алдагы ел белән чагыштырганда бу 30га кимрәк. (Районның баш табибы Светлана Одушкина хәбәр иткәнчә, Росстат мәгълүматларына караганда, районда 190 бала туган).
Алдагы еллардагы кебек үк, яңа туган балалар арасында көчле җенес вәкилләре өстенлек итә: 65 малай, 38 кыз туды. 32 бала – гаиләдә беренче, 39 бала – икенче. Егерме өч әни өченче балага, ә тугызы – дүртенче һәм күбрәк балага гомер бүләк итте.
Узган ел иң яшь әнигә – 17, иң яшь әтигә-22 яшь иде. Иң өлкән ана 40 яшендә, ә 47 яшендәге ир - ат әти булу бәхетен таныган.
Яңа туган сабыйларга ешрак Дамир, Альмир, Ясминә, Рамазан, Әминә, Валерия, Булат, Камил, Нияз, Арина исемнәрен бирелде. Сирәк исемнәр-Самия, Климентий, Николь, Даниэль, Злата, Варвара, Ярослав, Азамат, Амалия, Василиса, Демьян, Назар, Нурислам.
Алты бала тулы булмаган гаиләдә дөньяга килгән. Әтисен билгеләү турында 22 акт теркәлгән. Бу-никахларын теркәмәгән гаиләләрдә ир-ат ана ризалыгы белән үзен бала әтисе дип таный һәм аңа үз фамилиясен бирә. Ел дәвамында ике бала уллыкка алынган, исем үзгәртү турындагы өч гариза канәгатьләндерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International