Татарстан Росреестрында кадастр инженерлары өчен быел беренче семинар узды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

30 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемаларына багышланган семинар узды.  Семинар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе " үзкөйләнешле оешмасы тарафыннан Татарстан Росреестры белән берлектә оештырылды.

Росреестр тарафыннан башкарыла торган учет-теркәү гамәлләрен гамәлгә ашыру күчемсез милекне рәсмиләштерү чылбырында йомгаклау этабы булып тора һәм алдагы этапларда документларны әзерләү сыйфатына һәм срокларына турыдан-туры бәйле булганлыктан, әлеге чарага Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы кадастр инженерлары чакырылды.

Семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин аны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады: «Әлеге чаралар иң кискен һәм борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга, чишәргә мөмкинлек бирә. Алар кадастр инженерлары өчен дә, безнең өчен дә конструктив һәм файдалы, чөнки безнең уртак эшебез дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына һәм срокларына тәэсир итә".  

Семинар кысаларында катнашучылар актуаль проблемалар турында фикер алыштылар, кадастр эшчәнлеген үз-үзен җайга салу өлкәсендәге агымдагы вәзгыятьне, үсеш перспективаларын карадылар, шулай ук кадастр инженерлары тарафыннан документлар әзерләгәндә типлаштырылган хаталарны анализладылар.

Чара ахырында кадастр инженерларына Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы һәм «Идел буе АКИ " СРО белгечләренә үз сорауларын бирү мөмкинлеге бирелде.  

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый чараларны уздыру элеккечә үк бик кирәк һәм Татарстан Росреестры аны «Идел буе АКИ» СРО белән бергә киләчәктә дә дәвам итәргә ниятли.  

* Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестрының рәсми www.rosreestr.tatarstan.ru  сайтының «кадастр инженерын сайлап ал» бүлегендә ай саен Татарстан Республикасында үз эшчәнлекләрен башкара торган кадастр инженерлары рейтингы урнаштырыла. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе  рейтингы белән кадастр эшләрен башкаруга килешү төзер алдыннан кадастр инженерлары рейтингы белән танышырга тәкъдим итә.

Игътибарга

Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» СРОда +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча үз фикерләрен белдерә алалар. Биредә һәрвакыт аралашуга һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзерләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International