Татарстан Росреестры тарафыннан 2019 ел өчен кадастр инженерлары рейтингы төзелде

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Татарстан территориясендә дәүләт кадастр исәбе турындагы гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча Кадастр инженерлары рейтингы белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми rosreestr.tatarstan.ru  сайтының «кадастр инженерын сайла»өстәмә битендә танышырга мөмкин.

2019 ел нәтиҗәләре буенча хәл түбәндәгечә: 198 кадастр инженеры «яшел зонага», 172 - «ак» һәм 49 – «кызыл» зонага кертелгән.

 Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы документлар әзерләү сыйфатына һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую вакытында кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән. Шулай итеп, туктатулар һәм баш тартулар проценты 35 тән артык булса, кадастр инженеры «кызыл зонага»эләгә. Әгәр туктатулар һәм баш тартулар проценты 35тән кимрәк, 18 проценттан артык булса, «ак зона»га туры килә.  18 % тан да ким булган очракта - "яшел зонага".

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин аңлатканча, әлеге рейтинг 2017 елдан бирле алып барыла һәм бары тик гариза бирүчеләргә кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итүгә генә юнәлдерелгән: "Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кадастр инженеры катнашыннан башка булмый. Кадастр исәбенә кую турында уңай карар кабул ителәчәкме яки, киресенчә, туктатып тору яки хәтта кире кагу алынырмы, бу аның ни дәрәҗәдә профессиональ эшләвенә бәйле. Икенче очракта гражданнар өчен бу вакытны гына түгел, акчаны да югалтуга китерә. Безнең рейтинг ярдәмендә гражданнар читтән торып белгечнең һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәләре турында күзаллауны төзи һәм шул рәвешле кадастр инженерларының сыйфатсыз хезмәт күрсәтү куркынычын киметә алалар".

Артем Костин хәбәр иткәнчә, Татарстан Росреестры тарафыннан дәүләт кадастр исәбен алып баруда туктатып тору һәм баш тарту санын киметү максатыннан документлар әзерләгәндә рөхсәт ителә торган хаталарны типлаштыру, шулай ук кадастр исәбендә туктатып тору һәм баш тарту сәбәпләрен анализлау үткәрелә. Кадастр инженерлары эшчәнлегенә гомумиләштерелгән анализ кадастр инженерларының үзкөйләнешле оешмасына җибәрелә. Казанда, шулай ук, Авангардная ур., 74 (7 подъезд) адресы буенча Кадастр инженерлары өчен консультацияләр өчен махсус тәрәзә ачылды; дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә норматив-хокукый актларны үзгәртү, шулай ук ызанлау планнарын, җир кишәрлекләрен кадастр планында урнаштыру схемаларын әзерләү мәсьәләләре буенча лекцияләр, семинарлар даими рәвештә оештырыла.

Моннан тыш, хокукларны теркәү органы һәм конкрет кадастр инженеры арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган. Дәүләт кадастр исәбен туктатып тору өчен нигезләр ачыкланган очракта, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе әлеге мәгълүматны кадастр инженерына җиткерә, бу, үз чиратында, кадастр эшләрен башкаручыны туктатып тору турында карар чыгарылган мизгелгә кадәр документларны (техник һәм ызанлау планнарын, территорияне тикшерү актын, карта-планын) төзәтергә мөмкинлек бирә. Идарә әлеге кадастр инженерының нинди СРОда торуына карамастан, барлык кадастр инженерларына да хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен куллана. Ведомство шулай итеп, кадастр инженерын сайлауны җиңеләйтергә һәм кадастр эшләренең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүне исәп тота.

Игътибарга

Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» СРОда +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча үз фикерләрен белдерә алалар. Биредә һәрвакыт аралашуга һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International