ТР Әлки муниципаль районы "С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре РФдә Хәтер һәм Дан елы кысаларында, Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган "Сталинград сугышы геройларына багышлана..." дип исемләнгән тантаналы чара үткәрделәр. Базарлы Матак урта мәктәбенең 7 «А» сыйныф укучылары Герой Сталинград шәһәре өчен героик сугыш тарихын игътибар белән тыңладылар, «Сталинград өчен көрәш» фильмын карадылар, викторина сорауларына җавап биргәндә белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук Сталинградны саклаган әлкилеләрнең биографияләре һәм сугыш картасы булган "Без бу хәтергә тугры"дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Әлки районының 90 еллыгы кысаларында балалар Әлки районы оештырылуы һәм үсеше турында «Әлки ягы тарихы»дигән фильм карадылар.