Бу хакта кооперативның 1 февральдә узган хисап җыелышында әйтелде. Җыелышта район башлыгы Александр Никошин, Татпотребсоюз идарәсе рәисе урынбасары Дамир Җамалиев, «Эдем» ширкәте җитәкчесе Гөлнур Сафина катнашты.
Каргалы авылында төзелгән Кооператив яшь коллектив булып санала. Шуңа да карамастан, биредә эш күп юнәлешләр буенча алып барыла. Халыктан авыл хуҗалыгы товарларын кабул итү белән беррәттән, биредә төрле ярымфабрикатлар җитештерелә. Яңа ел алдыннан сугым цехы ачылды. Бу цехта җитештерелә торган иткә хәләл продукция сертификаты биреләчәк. Үз теплицаларын да төзеделәр. Хәзерге вакытта кооперативта 11 кеше эшли. Ел ахырына аларның саны фаразлар буенча 17-18 кешегә җитәчәк, ә вакыт узу белән – 30 хезмәткәр. Бу хакта җитештерү кооперативы рәисе Агыйдел Турина сөйләде.
Җыелышта Александр Никошин һәм Гөлнур Сафина Татарстан кулланучылар берлегенең йомгаклау коллегиясе делегатлары итеп сайланды.