ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган сайтта "Якташың өчен тавыш бир!" рейтингында республиканың һәр районыннан барлыгы 45 кандидат кертелгән. Аларның берсе өчен тавыш бирергә кирәк.
Шушы күренекле татарстанлылар арасында безнең якташыбыз – Сиктерме-Хузангай авылында туган һәм үскән чуаш халык шагыйре Петр Хузангай да бар.
Хөрмәтле әлкилеләр! Сезнең һәркайсыгызны танылган якташыбыз, фронтовик-шагыйрь Петр Хузангай өчен тавыш бирергә чакырабыз. Бөек Ватан сугышы елларында кулына корал тотып Ватан азатлыгын яклаган, үз таланты һәм иҗаты белән туган җирен, Ватаныбызны, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслыгын данлаган якташыбыз турында мөмкин кадәр күбрәк белсеннәр иде.
http://100.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1668914.htm