Шимбә көнне, 1 февральдә, районның өлкән сыйныф укучыларын район үзәк хастаханәсенә чакырдылар. Биредә укучылар алдында табиблар, шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин чыгыш ясады.
- Табиб һөнәре бик җаваплы һәм кирәкле. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, сезнең күбегез медицина белгечлеген сайлар, белем алыр һәм районга кайтыр дип өметләнәбез, – диде Ленар Әһлиуллин.
Укучыларга шулай ук табибка, шәфкать туташына кайда укырга мөмкин булуы, яшь белгечләр өчен нинди ярдәм чаралары каралуы турында сөйләделәр.
Аннан соң баш табиб урынбасары Игорь Леонтьев мәктәп укучылары өчен ашыгыч ярдәм бүлеге, сырхауханә, кабул итү бүлеге буенча экскурсия үткәрде, аларга заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган яңа реамобильне күрсәтте.