Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Татарстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, узган ел авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен медицина күзәтүе белән тәэмин итү 53% тәшкил иткән. Аерым хуҗалыкларда колачлау 10% тан да артмый. Хезмәтне саклау буенча чыгымнар 369 млн. сум тәшкил иткән, бу-1 хезмәткәргә 6100 сум, узган елга карата үсеш 8%. Предприятиеләр әлеге чыгымнарның 30 процентын социаль иминият фондыннан кире кайтарырга мөмкин. Узган ел 169 авыл хуҗалыгы берләшмәсенә хезмәтне саклау максатларына 18 млн. сумга якын акча кире кайтарылган.
Докладчы сүзләренә караганда, республикада 2019 елда җитештерү травмаларының 14% ы авыл хуҗалыгында булган. Профилактикалау буенча күрелгән чараларга карамастан, үлем белән тәмамланган 3 һәм авыр нәтиҗәгә китергән 14 очракка юл куелган. Травматизмның үсеше мондый фаҗигале очракларга юл куймау өчен эшне көчәйтергә этәргеч бирә.
Агросәнәгать комплексында барлык дәрәҗәдәге инженер-техник персонал һәм механизаторларның эше Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте белән тыгыз бәйләнгән. Идарә үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына һәм куркынычсыз эксплуатацияләнүен тәэмин итүгә күзәтчелекне башкара. Республикада 88 мең берәмлектән артык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар теркәлгән һәм исәптә тора, шуларның 18 мең берәмлегеннән артыгы, ягъни теркәлгән барлык санның 21% ы-- авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнеке. Шәхси хуҗаларда 39 меңнән артык техника (45%) бар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләүне тәэмин итүнең нигезе-техник карауларны үз вакытында һәм сыйфатлы уздыру, дип билгеләп үтте. 2019 елда АПК буенча техник карауга 15 мең берәмлек (81%) үзйөрешле машина тәкъдим ителде, шуларның 98% ы эксплуатациягә рөхсәт алды (14,8 мең). "Кайбер районнарда авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре тиешле рөхсәте булмаган тракторларны һәм комбайннарны эксплуатацияләргә рөхсәт итәләр, шул рәвешле, бәхетсезлек очраклары һәм мондый машиналар катнашында башка һәлакәтләр булган очракта, җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр. Мин район башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә кешеләр тормышын куркыныч астына куймаска, мондый хокук бозуларны булдырмауда Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенә ярдәм күрсәтүләрен сорар идем", - дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Марат Җәббаров.
Бүген авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чәчүдә эшләячәк 11 меңнән артык трактор бар. Югары йөкләнеш чорында бу сандагы техника җитәрлек түгел. Шуңа күрә районнарда булган шәхси хуҗаларның потенциалын куллану мөһим, ә бу якынча 13 мең трактор, дип ассызыклады министр.
Бүгенге көндә трактор һәм үзйөрешле машиналар йөртүчеләр тарафыннан эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куелмый. 2019 елда республикада 25 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 31 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Шул ук вакытта, профилактик эшне көчәйтеп, үлем очракларын булдырмый калырга мөмкин булды.
Машиналарны имин эксплуатацияләүнең төп факторларыннан берсе-механизаторда беркетелгән техника белән идарә итүгә рөхсәт таныклыгы булу. Республикада 120 меңгә якын кеше гамәлдәге тракторчы таныклыгына ия. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы оешмалары механизаторларга кытлык кичерә. Кагыйдә буларак, моның сәбәбе - түбән хезмәт хакы. "Хуҗалык җитәкчеләренең квалификацияле механизаторларны аларга лаеклы хезмәт хакы түләп җәлеп итү мөмкинлеге бар, әлбәттә. Әйтик, Әтнә, Мамадыш, Лаеш районнарында механизаторларның уртача хезмәт хакы 29 мең сум тәшкил итә», - дип хәбәр итте Марат Җәббаров.
«Бу бик мөһим тема. Районнар һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә: әйтелгәннәрне үтәү нәтиҗәлелек бирәчәк һәм квалификацияле кадрларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Белемсез, әзерләнмәгән механизатор техниканы шундый итеп кулланачак ки, сез машинаны техник хәлгә китерү өчен 10 тапкыр күбрәк акча тотачаксыз. Шуңа күрә бу мәсьәләләр бик мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов