Елның беренче аенда район ГХАТ бүлегендә 12 яңа туган баланы теркәделәр.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч өч тапкырга арткан. Аларның җидесе-малай, бишесе – кыз. Дүрт яңа туган бала - гаиләләрендә өченче, өченчесе-дүртенчесе. Калганнары-беренче һәм икенчеләр.
Гыйнвар аенда районда дүрт пар никахлашты, шул ук вакытта өч пар аерылышырга өлгерде, 22 кеше вафат булды.