Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Халыкара менеджмент академиясенең ел саен үткәрелә торган «Ел менеджеры - 2019»Россия конкурсын уздыруы турында хәбәр итә.
Әлеге конкурс турында кирәкле мәгълүмат белән Халыкара менеджмент академиясенең рәсми сайтында https://mam-unex.ru/managergoda/ сылтамасы белән танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасында конкурсны оештыруга Татарстан Республикасының икътисадый җәмгыяте кураторлык итә. Элемтә өчен: Татарстан Республикасы Икътисад җәмгыяте вице-президенты Шагеева Рауза Абдрахман кызы (тел. 236-76-72, 8 (987) 290-55-70, e-mail: shageeva11@gmail.com.