"Әлки хәбәрләре" узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар

2020 елның 7 феврале, җомга

Җыелышта чыгыш ясап, газетаның баш мөхәррире Азат Низамиев коллективның уңышлары һәм проблемалары турында сөйләде.

- 2019 ел безнең өчен уңышлы булды. Филиал яңа хезмәт машинасы алды, республика Хөкүмәте безне хезмәт хакын арттыру белән сөендерде. Редакциянең салымнар, коммуналь түләүләр буенча бурычлары юк, - диде җитәкче.

Редакциядә тугыз кеше эшли. Узган ел без газетаның 96 номерын чыгардык. Журналистлар газетада район тормышын объектив яктыртырга, торак пунктлардагы вакыйгалар турында укучыларга тиз арада җиткерергә тырышалар. Быел да коллектив алдында зур һәм катлаулы бурычлар тора. Шуларның берсе-газета сайтында, социаль челтәрләрдә эшне активлаштырырга, яңа кулланучыларны җәлеп итәргә.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Тимур Билялов катнашты. Ул редакция эшен уңай бәяләде.

Тимур Фәрит улы редакция шоферы Николай Еликовка һәм техник Рәмзия Гатауллинага район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International