ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы җитәкчесе Фаяз Фәттаховның сафтан чыккан укыту «КамАЗ»ы двигателен ремонтлау турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Кыска гына вакыт эчендә автомобиль сафка басты. Хәзер курсантлар анда йөк машинасы белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерәләр.