Яктылык кайтаргычларны куллану кагыйдәләрен бозган өчен җәяүлеләр кисәтелергә яки 500 сум штраф салынырга мөмкин.
Бу яңалык машина йөртүчеләргә ничек кагылырга мөмкин?
Шәһәр артында туктаганда (әйтик, сез фараларны сөртергә чыктыгыз, кафега кердегез, ял итеп, йөреп килергә булдыгыз) машинадан чыккач, җәяүлегә әвереләсез. Караңгы вакытта вакытлыча җәяүлегә әйләнгән шофер яктылык кайтаручы элементларга ия булырга тиеш. .Шуңа күрә, кагыйдәләрне бозмыйча машинадан чыгарга мөмкин булсын өчен, шәһәр читендә туктау очрагында яктылык кайтаргычлар булу кирәк.
Җәяүлеләр өчен бу яңалык ни өчен кирәк? Караңгыда җәяүле фара яктысында 25-40 метр ераклыктан күренә (сүз уңаенда, 90 км/сәг тизлек белән автомобиль бер секунд эчендә 25 метр уза). Яктылык кайтаргычлар булганда, бу ара фараларның якын утында 150 метрга кадәр һәм ерак арада 400 метрга кадәр арта. Статистика буенча, фликерларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65-80 процентка киметә.
Узган 2019 елда оператив-профилактик чаралар барышында яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында законны бозуның 15 очрагы ачыкланды.
Хөрмәтле җәяүлеләр, юлларда игътибарлы булыгыз!