Депутат Айрат Хәйруллинның фаҗигале үлеме турындагы хәбәрне райондашлары-әлкилеләр тирән кайгы белән кабул иттеләр

2020 елның 8 феврале, шимбә

Төн буе кешеләр борчылып һәм кайгырып  Кама елгасындагы аварияне  күзәтте.

 РФ Федерация Советы депутаты Айрат Хәйруллин Әлки районының үз кешесе иде.  2003 елда ул районга авыл хуҗалыгын реформалаштыру турындагы идеяләр белән килде. Кешеләрне яңача эшли башларга үгетләде, авыл хуҗалыгы кооперативларын үзгәртеп коруга зур акчалар кертте. Техник парк тулысынча яңартылды, үзгәрешләр чәчү әйләнешенә, кадрлар белән эшләүгә, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә кагылды. Аның килүенә ике дистә елга якын вакыт эчендә районның авыл хуҗалыгы тармагы танымаслык үзгәрде. Артта калучылар арасында барган Әлки районы Татарстан Республикасының иң төп сөт җитештерүчеләреннән берсенә әверелде.

- Айрат Нәҗиповичның үлеме-безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Ул иде уникаль шәхес, андыйлар аз. Район өчен җаны - тәне  белән борчылды, предприятие хезмәткәрләренә хөрмәт белән карады. Шунысы гаҗәп, ул барлык механизаторларны да исемнәре белән белә иде. Ә алар берничә дистә кеше! Айрат Нәҗип улы безне яңача эшләргә, кешеләр белән киңәшләшергә өйрәтте. Шул ук вакытта мәрхәмәтле, сабыр булды. Энциклопедик акыл һәм белемле, шул ук вакытта  ул авыл хуҗалыгының, аның икътисадының барлык мәсьәләләрен яхшы белә иде. Мондый кешене югалту бик авыр",-диде «Красный Восток-Агро» АҖнең «Үзәк Әлки» идарәсенең элеккеге директоры Рафаэль Гыйльметдинов.

Әлкилеләр якташыбыз, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның фаҗигале үлеме уңаеннан тирән хәсрәт кичерәләр һәм мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашалар. Ул безнең күңелләрдә озак сакланыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International