Иван Казанков туган авылы Хузангай мәктәбенә спорт чаңгылары бүләк итте

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Иван Казанков туган авылы Хузангай мәктәбенә спорт чаңгылары бүләк итте.

Хузангай урта мәктәбе укучылары чаңгы спортын бик яраталар. Алар еш кына район ярышларында призлы урыннар алалар. Ә бу кыш аларның якташы Иван Казанков аларга зур бүләк ясады. Аларга бүлеп бирелгән акчага мәктәп өчен 41 спорт чаңгысы комплекты сатып алынган. Әйтергә кирәк, бу Иван Ивановичның туган мәктәбенә бердәнбер ярдәм түгел. Моннан берничә ел элек ул спорт инвентаре алу өчен акча бүлеп биргән иде. Мәктәпнең педагогик коллективы, укучылар һәм ата-аналар мондый ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International