Марат Җаббаров: Татарстан басулары нәтиҗәле булырга тиеш

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров минераль ашламалар җыю темплары һәм авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның сөрүлек җирләренең гомуми мәйданы 3 млн. 273 мең га тәшкил итә. Территориаль Авыл хуҗалыгы идарәләреннән алынган мәгълүматларга караганда, чынлыкта эшкәртелә торган сөрүлек 100 мең гектарга кимрәк.

Җир өлешләре бүлеп бирү җитди проблема булды. Берничә дистә гектар сөрүлек җирләре биреп, фермер хуҗалыкларын ябып, кеше беркайда да исәпкә алынмый торган продукция эшкәртә һәм җитештерә. 2019 елда мондый бүленешләр 50 мең гектарга якын булган. "Процесс активлана һәм көчәя бара. Мондый темплар булганда, якындагы елларда без 100 мең гектар күләмендә югалтачакбыз, рәсми тулай продукцияне югалтачакбыз, ә чынлыкта ул булса да», – диде министр. Ул билгеләп үткәнчә, шул ук сәбәп аркасында кайбер районнар буенча чәчү мәйданнары сизелерлек кимегән.

Министр искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2020 елга җиткерелгән бөртекле һәм кузаклы культураларның тулаем җыемы буенча максатчан күрсәткеч 4,1 млн.тонна тәшкил итә, ә 2025 елга – 5,4 млн. тонна. "Җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән дәүләтнең мондый сәясәте булганда, без һәр дүртенче гектар сөрү җирен парга калдыра алмыйбыз", - дип белдерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Ул хәбәр иткәнчә, кайбер районнарда ел саен 25% тан артык сөрүлек җирләре парга калдырыла. Бу Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Әгерҗе, Лениногорск, Әлмәт, Питрәч, Спас, Биектау, Менделеевск районнарына карый. "Без җирләрнең уңдырышлылыгына һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатына зыян китермичә, зур уңыш кына үстереп калмыйча, җитештерүнең югары нәтиҗәлелегенә дә ирешергә мөмкинлек бирүче технологияләрне күрсәтү өчен күп семинарлар һәм укыту программалары уздырабыз", - дип билгеләп үтте ул.

Министр билгеләп үткәнчә, чәчү кампаниясенә әзерлекнең мөһим өлеше-минераль ашламалар туплау. Татарстан Президенты агымдагы ел уңышы өчен бер гектарга 70 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче матдә туплау бурычын куйды. «Әлегә 70 мең тонна гамәлдәге матдә бар, ягъни планның 1/3 проценты. Теләгән дәрәҗәне тәэмин итү өчен тагын 130 мең тоннага якын сатып алырга кирәк», – диде Марат Җәббаров.

Быел ашламалар туплауга Зәй, Сарман, Әтнә, Тәтеш, Саба районнары җитди игътибар бирә. Әгерҗе, Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Яңа Чишмә һәм кайбер башка районнарда да хәлләр начаррак.

"Ашлама буенча базарда тәкъдимнәр җитәрлек. Әлегә бәяләр ел башыннан бирле саклана. Әмма бик тиздән алар җитди үсә башлаячак. Шуның белән беррәттән биологик ашламалар, шулай ук микроэлементлар куллануга да зур игътибар бирергә кирәк. Алар бер гектарга аз гына кулланыла, әмма нәтиҗә бик югары. Агрономнар технологик карталар эшләгәндә бу моментларны исәпкә алырга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте министр киңәшмәдә катнашучыларга.

"Җир кишәрлекләре белән тәртип урнаштырырга кирәк. Исәпкә алынмый торган категорияләр, эшкәртелми торган җирләр бар. Барлык бу категорияләрдә дә игътибар белән дә эшләргә кирәк. Тәртип булырга тиеш. Шулай ук ашламалар туплау буенча эшне активлаштырырга кирәк. Чәчү башланганчы ике айдан аз гына вакыт калып бара. Ашламалар белән дөрес эшләү игенчелектә зур әһәмияткә ия", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International