Халык җыены Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.С. Мусинның отчет чыгышыннан башланды. Ул 2019 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Аннан соң полициянең участок уполномоченные, авыл хуҗалыгы берләшмәсенең отряд начальнигы, Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры, РҮХ баш табибы башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Халык фикерен тыңладылар һәм әлеге җирлектә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.