2020 елның 1 гыйнварыннан ел саен үткәрелә торган декларация кампаниясе старт алды, аның барышында гражданнар 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
Физик затлар кеременә салымны мөстәкыйль исәпләргә һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне тапшырырга кирәк, әгәр 2019 елда, әйтик, милектә минималь вакыттан кимрәк булган автомобиль яки күчемсез милек сатылган, милекне арендага бирүдән яки физик затларга хезмәт күрсәтүдән керем алынган, якын туган бклмаган кешедән күчемсез милек яки транспорт чарасы һ.б.ш кабул ителгән булса.
Исәпләү урыны буенча салым органына декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк, ә декларациядә исәпләнгән НДФЛ өчен 2020 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.
Әлеге вазифаларны онлайнда, салым органына килмичә, «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»сервисы ярдәмендә башкарырга мөмкин.
Декларацияне тутыру һәм җибәрү өчен "тормыш хәлләре" блогының "3 НДФЛ декларациясен" бүлегеннән файдаланырга кирәк. Сервис Декларацияне онлайн режимда тутырырга мөмкинлек бирә (салым агенты тарафыннан бирелгән керемнәр турындагы белешмәләрнең реквизитлары һәм автомат рәвештә тутырыла) яки «Декларация» махсус программасында тутырылган декларациянең электрон файлын (бу очракта барлык мәгълүматлар да кулдан кертелә, әмма кертелгән мәгълүматларны автомат рәвештә тикшереп тору каралган).
Декларацияне җибәрү өчен «Профиль»бүлегендә формалаштырыла торган электрон култамга кирәк булачак.
Алынган керемне раслаучы документларны скан-образлар рәвешендә шулай ук шәхси кабинет аша да җибәрергә мөмкин.
Сервис декларация буенча исәпләнгән салымны түләргә кирәклеген искәртә һәм моны онлайн режимда эшләргә ярдәм итәчәк.
Милек яки социаль салым тотып калынган акчаларны алу максатыннан салым декларацияләрен тапшыру өчен дә шәхси кабинет уңайлы. Декларацияләрне тутыру процедурасы югарыда китерелгән процедурага тиң, шул ук вакытта салым буенча артык түләүне кире кайтару турында гариза җибәрү мөмкинлеге һәм декларациянең тикшерү статусын күзәтү һәм аның буенча карар кабул итү мөмкинлеге өстәмә рәвештә гамәлгә ашырылды.
903 меңнән артык татарстанлы Россия Федераль салым хезмәте сайтында үз шәхси кабинетларына ия. 2019 елда сервис аша 100 меңгә якын декларация җибәрелгән, салым түләү өчен 2 миллионнан артык түләү документы формалаштырылган. Сервис аша түләнгән салымнар (милек салымнарын да кертеп) күләме 1,4 млрд. сумнан артып киткән.