Әлки районы имамнары Айрат Хәйруллин өчен дога кылдылар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Базарлы Матакта урнашкан Шәүкәт мәчетенә районның барлык муллалары җыелды, Айрат Хәйруллин өчен дога кылдылар, намаз укыдылар.

Бик  яшьли дөньядан киткән якташыбыз Айрат Нәҗип улы Хәйруллин турында имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәлахиев: "Ул районда да, Татарстанда да бик күп игелекле эшләр башкарды. Якташыбыз изге җомга көнне вафат булды. Урыны җәннәттә булсын!" -диде. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, хәйрияче якташыбыз, инвестор Айрат Нәҗип улы Хәйруллинны искә алу һәм дога кылу өчен, ерак һәм якын авыллардан килгән имамнарга рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International