Район мәдәният йортында район Советының отчет сессиясе булып узды, анда район башлыгы Александр Никошин районның социаль-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Йомгаклау утырышы эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Камалтынов Юрий Зимелевич, Татарстан Республикасы буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Хәйретдинов Фәрит Йосыф улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Чубаров Александр Анатольевич, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәли улы, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәбиева Алсу Рөстәм кызы, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Шәмсиев Айрат Дулфат улы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре, Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, Әлки муниципаль районы Башкарма комитетының урынбасарлары һәм Башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге начальнигы, социаль өлкә җитәкчеләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, район мөхтәсибе, Базарлы Матак чиркәве настоятеле, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Үз чыгышында ул 2019 ел дәвамында барлык тармакларда һәм өлкәләрдә башкарылган эшләр турында сөйләде. Өстәмә нотыклар белән Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов, "Әлки" җитештерү кооперативы рәисе Агыйдел Турнина чыгыш ясады.
Хисап сессиясенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов йомгак ясады.