Хөрмәтле Росреестр сервисларыннан файдаланучылар!
Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, шулай ук Россия Федерациясенең бөтен территориясендә бердәм дәүләт реестрын КМБДРның ФДМСна (күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрының Федераль дәүләт мәгълүмат системасы) алып баруга күчү өчен Росреестр рәсми сайтта планлы техник эшләр башкара.
Аерым алганда, профилактик чаралар 7-9 февральдә үткәрелде, шулай ук 15-16 февральгә планлаштырылган. Профилактика үткәрү вакытында сервисларны кыска вакыт эчендә туктатып торырга мөмкин. Шуны да билгеләп үтик: сайттагы сервисларга кереп булмаса, гариза яки рәсми сорауны дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (КФҮ) бирергә мөмкин, аның филиаллары адреслары белән рәсми mfc16.tatarstan.ru. сайтында танышырга мөмкин. Экстерриториаль принцип буенча документлар тапшырганда Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. (Казан шәһәре, Кулагин ур., 1).
Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
Белешмә:
51 төбәктә КМБДРның ФДМСна күчү тәмамланган, ә калган 34 төбәктә ул быел тәэмин ителәчәк, шул исәптән Татарстан Республикасында да. 2020 елда шулай ук Росреестр порталын модернизацияләү тәэмин ителәчәк, мәгълүматларны эшкәртүнең яңа үзәкләренә күчерәчәкләр. Моннан тыш, Росреестрның КМБДРның ФДМС мәгълүматлар тирәсен саклау буенча махсуслаштырылган витрина булдырачак, ул барлык кызыксынучы затларга КМБДР оператив мәгълүмат бирергә һәм аналитик хисап формалаштыру өчен сервис бирергә мөмкинлек бирәчәк. Барлык чараларны тәмамлау ведомствога хезмәт күрсәтү сыйфатын яңа дәрәҗәгә күчәргә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча да Росреестрның 8(800)100-34-34 колл-үзәгенең бердәм түләүсез белешмә телефоны буенча консультация алырга була.