12 февральдә Татар Борнае авылында гомер итүче Сафина Гөлнәфис Минсәгыйр кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин килделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район башлыгы исеменнән котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.