Бадминтон буенча «Бәллүр волан» Бөтенроссия турнирында Ралина Әхмәтова өченче урынны яулады.
Ярышлар 3-7 февральдә Саратовта узды, һәм безнең район укучылары анда Татарстан җыелма командасы сыйфатында чыгыш ясадылар. Моңа кадәр Ралина «Татарстанның бадминтон өметләре»ярышларында беренче урынны яулаган иде инде. Ул Базарлы Матак мәктәбенең 4 сыйныфында укый, Максим Муштаков җитәкчелегендә шөгыльләнә